Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 февраль 2020, 13:35

Вәсил Ханнанов күргәзмәсе ачыла

Күренекле рәссам эшләр кайда урын ала?

Күренекле рәссам эшләр кайда урын ала?
Мәскәүдә, Русия заманча сәнгать музеенда күренекле рәссам Вәсил Ханнановның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Эшләре өй, гаилә, традицияләрне чагылдыру сәбәпле, күргәзмә “Өйгә кайтканда...” дип атала.
Вәсил Ханнанов сурәтләрне ясаучы гына түгел, кичерешләреннән чыгып тудыручы рәссам буларак бәяләнә.
Аның эшләрендә тирән тамырлар, тарих, бүген дә актуаль калган кичерешләр чагылышы.
Рәссамның теләге – катарсиска ирештерү - тамашачыны сәнгать аша уйланырга, кешелеклек сыйфатларын искә төшереп, җанны, рухны күтәрүгә этәрү.
Күргәзмә 29 февральдә эшли башлый. Аны ай дәвамында барып күреп булачак.
Читайте нас: