Яңалыклар
22 Декабря 2019, 08:25

Хуш, Маузир әфәнде!

"Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин вафат булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин вафат булган.
Танылган саксофончы Артур Mauzer Sax әтисенең үлеме турында инстаграмда хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әтисе сәламәтлегенә һич кенә дә зарланмаган. Тормыш иптәше белән театрга барган җиреннән йөрәге тоткан. Маузир әфәнде үзенең хәләл җефете кулында җан биргән.
Татарстан белән Башкортстан юлына “тузан төшермәгән”, ике халыкның дус-тату яшәве хакына ихлас күңелдән зур көч салган шәхес иде ул. Урыны оҗмахта булсын!
Мәрхүмне туган авылы Сарлыда җирләячәкләр.
Читайте нас