Яңалыклар
16 Декабря 2019, 21:05

Банк роумингы бетерелде

Владимир Путин банк роумингын гамәлдән чыгару турындагы канунны имзалады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин банк роумингын гамәлдән чыгару турындагы канунны имзалады.
Русия Президенты Владимир Путин, гражданнарның банк исәпләре арасында, бер банкта төбәкара акча күчерүләр өчен комиссияне гамәлдән чыгару турындагы канунга кул куйды. Документ нигезендә, бер банк эчендә физик затлар хисабыннан счетка күчергәндә комиссия алынырга тиеш түгел. Октябрь аенда Русия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев: “Закон гражданнарны банк роумингыннан коткарырга мөмкинлек бирәчәк. Русия төбәкләре арасында акчаларны күчерү буенча комиссияләр бер банк кысаларында ярамый һәм бетерелергә тиеш”,- дип ассызыклады. Элегрәк Саклык банкы башлыгы Герман Греф: “Банк эчендә күчерүләр өчен комиссияләрне гамәлдән чыгару юлында 2020 елда эксперимент үткәрә башлаячакбыз. Әлегесе вакытта да акча күчергәндә, 95 проценты бушлай, нибары 5 процентыннан гына комиссияләр алына иде”,- дип белдерде.
Читайте нас