Иглин районында Никита Гыйзетдиновның сәер рәвештә югалуын язган идек. Аны эзләүләр тәмам. “Поиск детей – Башкортостан” иҗтимагый оешма волонтёрлары сүзләре буенча, малай полицейский тарафыннан исән-имин табылган. Аның бар да яхшы.
Әйткәндәй, үсмернең бу беренче генә югалу очрагы түгел икән.
Ул 27 ноябрьдә югалган булса да, туганнары полициягә кичә, 4 декабрьдә генә мөрәҗәгать иткәннәр.
Туганнары сүзләре буенча, малай мәктәптән дәрестән кайтмаган. Әмма бу көннәрдә Никита мәктәпкә йөргән. Сәер хәлләр инде бер сүз белән әйткәндә...
Ярый, иң мөһиме - бар да яхшы тәмамланган.