Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь 2019, 13:25

БСТ телеканалында - яңа проект

Тиздән БСТ каналы яңа проект башлап җибәрәчәк.

“Уфа. Живое” – музыкаль шоуның гадәти булмаган форматы. Атна саен алып баручы Рөстәм Булатов Башкортстан халкын республиканың музыкаль төркемнәре белән формаль булмаган һәм квартирник мохитендә таныштырачак.
Тамашачылар Башкортстанда яшәүче талантлы авторлар музыкасын башкаручыларны үз күзләре белән күреп белә алачак. Чагу “Аргымак”, “Катя Ямщикова” төркемен, дәртле “Sahara camels” төркеме егетләре һәм башка тагы күпләр телеэфирга быел кышын ук чыгачаклар.
Проектның премьерасы 6 декабрьдә БСТ каналында 23.30 сәгатьтә булачак. Проектның беренче кунагы – “Катя Ямщикова” төркеме.
Тапшыруны карамый калмагыз!
Читайте нас: