Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 декабрь 2019, 22:30

Уфа- Казан поезды кабат тергезелә

Уфадан Казанга күчеп утырмыйча гына барып җитәргә мөмкин булачак.

2019 елның 9 декабреннән шәһәрләребез арасында турыдан-туры тимер юл элемтәсе яңартыла. Бу хакта Башкортстанның транспорт буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Уфадан Казанга пассажирлар 347нче «Уфа - Санкт-Петербург» поезды белән Ульяновскига һәм аннары 125нче «Самара - Казан» поезды белән бара алачак. Уфадан китү вакыты - 11:57, Казанга барып җитү вакыты - 6:20. Юл 20 сәгать 23 минутка исәпләнгән .
Поезд Казаннан Мәскәү вакыты буенча 21:20 сәгатьтә китә һәм Уфага 20:29 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Читайте нас в