Яңалыклар
25 Ноября 2019, 14:16

Яңа ике орден һәм мактаулы исемнәр барлыкка киләчәк!

Кемнәр аларга лаек булыр?

Добавить в предпочтительные источники Google
Кемнәр аларга лаек булыр?
Башкортстанда генерал Миңнегали Шәйморатов һәм Григорий Аксаков орденнары булдырылачак.
Бу закон проекты Корылтай утырышында каралачак.
Спикер К.Толкачев белдерүенчә, Шәйморатов истәлегенә багышланган орден белән үз гомерен куркыныч астына куеп, иҗтимагый иминлекне саклаганда батырлык күрсәткән, кешеләр гомерен саклап калган, хәрби һәм гражданнар бурычын үтәгән кешеләр бүләкләнәчәк.
Григорий Аксаков ордены дәүләт һәм җтимагый оешмаларындагы, мәрхәмәтлек өлкәсендә зур эшчәнлеге өчен биреләчәк. Шулай ук “ Хезмәт казанышлары өчен” медален булдыру да күз уңында тотыла. Ул һөнәри осталык, күпъеллык хезмәт казанышлары, югары хезмәт күрсәткечләре өчен бүләк булачак. Әлеге вакытта бирелүче “Башкортстан Республикасына фидакарь хезмәте өчен” күкрәк билгесен алыштыручы бүләк булыр ул.
Аннан тыш, “БРның атказанган коткаручысы”, “БРның атказанган эшкуары”, “БР атказанган IT – индустриясе хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр булдырылачак.
«Кешеләрне коткарганда, һәлакәтләргә каршы көрәшкәндә. янгыннар вакытында күрсәткән батырлыклар өчен бүләкләү кирәк”, – диде Константин Толкачев. — Эшкуарлар республика үсешенә зур өлеш кертә, ул да игътибардан читтә калырга тиеш түгел.
Закон проекты буенча каралучы башка мактаулы исемнәр буенча үзгәртүләр дә тормыш таләбенә әверелгән.
Читайте нас