Яңалыклар
18 Ноября 2019, 09:40

Чыктың да, алдың түгел…

Бәладән чыгу юлларын тәкъдим итәләр

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәладән чыгу юлларын тәкъдим итәләр
“Бөтендөнья халык фронты” (БХФ) Русиядә кичке уннан соң хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте.
Шушы эчтәлектәге хат РФ Хөкүмәтенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, Хезмәт министрлыгына һәм башка ведомстволарга җибәрелде, дип хәбәр “«Известия».
Алкогольле эчемлекләрне кичке уннан соң сатуны тыю федераль дәрәҗәдә кертергә тәкъдим ителә, ә төбәкләр үзләре тагын да катгыйрак тыюлар кертергә хокуклы булачак, хәтта ки, аерым, әйтик, спорт уеннары уздырылган көннәрдә алкоголь белән сәүдә итүне бөтенләй тыя алачаклар.
РФ Дәүләт думасы депутаты һәм “Бөтендөнья халык фронты” штабы әгъзасы Николай Говорин мондый чаралар исерек килеш кылынучы юл һәлакәтләрен һәм җинаятьләрне киметергә ярдәм итәчәк дип белдерә. Депутат үзе РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының бу тәкъдимне хуплавын әйтә.
Әлеге вакытта федераль закон рөхсәт иткәнчә, алкогольле эчемлекләр иртәнге сигездән кичке унбергә кадәр сатыла.
Әмма кайбер төбәкләр катгыйрак кануннар кабул итте һәм, әйтик, Санкт-Петербургта спиртлы эчемлекләр 11.00 - 22.00 вакыт аралыгында сатыла. Ә Чечняда алкогольле эчемлекләрне иртәнге 8дән 10 сәгатькә кадәр генә сатып алып була икән.
Медальнең ике ягы бар инде. Бу тәкъдимне ваклап сату компанияләре Ассоциациясе шикләнеп кабул итә. Алар сату вакытын чикләү ритейлерларга зыян китерер, контрафакт аракы сату артыр, дигән фикерне белдерә.
Ләкин... Уйлап карыйк, бүген аракы тәүлек әйләнәсе сатыла. Ә авылларда барыбер контрафакт аракы сатыла. Күп эчүчеләр әле дә бар. Шул нигездә гаиләләр таркала; төрле җинаятьләр кылына; бозыклык , әхлаксызлык чәчәк ата; янгыннар чыга; балалар, өлкәннәр утта янып үлә; әниләр эчкечелеккә бирелеп, бала тәрбияләү турында оныта һ.б. тискәре һәм авыр күренешләр туып тора. Ваклап сатучылар бу проблеманы белмиме әллә?Миңа калса, монда сәбәпләр башка...
Читайте нас