Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 ноябрь 2019, 01:55

БРИКС ның чираттагы саммиты

Латин Америкасында Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Кытай, Русия һәм Һиндстан дәүләтләре җитәкчеләре саммитка җыелды.

Латин Америкасында Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Кытай, Русия һәм Һиндстан дәүләтләре җитәкчеләре саммитка җыелды.
Әлеге эшлекле очрашу Бразилия дәүләтенең башкаласы Бразилиа шәһәрендә уза. 13-14 ноябрьдә ил җитәкчеләре сәясәттән алып экологиягә кадәр көнүзәк мәсьәләләрне караячак.
Бүген әлеге биш ил дөньякүләм эчке продуктның 31 процентына ия. Оешма барлыкка килгәндә ул 24 процент тәшкил итә иде. Русия җитәкчесе Владимир Путин саммитка 13 ноябрьдә килде. Ул, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән очрашып, ике ил арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне барладылар. Очрашу барышында Арктикада бергәләп нефть яткылыкларын үзләштерү буенча да сөйләшүләр алып барылды. Русия һәм Кытай җитәкчеләренең очрашулары гадәти күренешкә әйләнде. Бу юлы да Владимир Путин белән Си Цзиньпинның ике яклы очрашуы булып узды. Бүгенге көндә ике ил арасындагы товар әйләнеше 108 миллиард долларга җитте. Очрашу вакытында алдагы көндә икътисади бәйләнешләрне тагын да ныгыту турында сүз барды. Саммит утырышлары арасында Владимир Путин Бразилия президенты Жанром Болсаноро белән ике яклы очрашу да үткәрде.
Читайте нас: