Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 ноябрь 2019, 18:27

Суыта

Арктик циклон килә.

Арктик циклон килә.


Ул Урал төбәгенә һәм Себергә гадәти булмаган салкыннар алып килә, дип хәбәр итә Русиянең Гидрометүзәге хезмәткәре Людмила Паршина.


14 ноябрьдә Көнбатыш Себердә беренче салкыннар сизеләчәк. 13-14 ноябрьдә Новосибирск, Томск, Кемерево, Архангельск өлкәләрендә, Алтай һәм Пермь краенда кар күп явачак.


Омскийдан Алтай калкулыкларына кадәр температура 3 градуска кадәр түбәнәячәк. Свердловск өлкәсендә һәм Төмәннең көньягында 25 градуска кадәр суыта. Иркутскиның төньягында - 4, Ненец автоном республикасында һәм Комида 29 градус салкыннар көтелә.

Якутиянең төньяк-көнбатышында -50 градуска кадәр җитәчәк.

Мәскәүдә андый салкыннар көтелми.

Гисметео күрсәткечләре буенча, Башкортстанда да кискен суытырга охшамаган.

Урамда май ае түгел, диләр. Быел җәй буе җылы кием өстән төшмәде, инде ноябрьдә җылы киенеп йөрисездер, дип ышанасы килә.
Читайте нас: