Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 ноябрь 2019, 16:12

Гаджетларга – юк!

Русиялеләрнең яртысыннан күбесе балаларга гаджетлар куллануны чикләргә кирәк дип белдерә.

Русиялеләрнең яртысыннан күбесе балаларга гаджетлар куллануны чикләргә кирәк дип белдерә.
Ромир холдингы уздырган сораштыруларның шундый нәтиҗәсен безгә РИА Новости җиткерә.
Бездә 17 процент халык аларны бөтенләй тыю яклы. 18 процент халык әти-әниләр баланың гаджетлар куллануын тыймаска тиеш, дип бара.
43 процент кеше мондый тикшерү кирәк, ләкин мәҗбүри түгел, ди.
25 процент халык бу гамәлне бик кирәк саный, ә унтугыз проценты балаларның интернетта нишләвен тикшерергә кирәк, дип белдерә.
Алтмыш процент халык баласы нишләве белән бөтенләй дә кызыксынмый, тикшерми икән.
Тагын 39 проценты икеләтә аккаунт аша күзәтүне хуп күрә, ә ундүрте моны даими эшли. 19 процент русиялеләр баланың хәрәкәт итүен махсус җайланмалар аша күзәтеп тора.
31 проценты моны планлаштыра.
Сораштыруларда 18-60 яшьтәге 1,5 мең кеше катнашкан.
Халыкның дүрттән өч өлеше интернетны балалар өчен куркыныч мохит дип белдерә. Алай да, 55 процент халык балигъ булмаганнар өчен файдалы контент булуын да билгели.
Читайте нас: