Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 ноябрь 2019, 12:15

“Молокомат” сөт бирә

Бәләбәйдә тәүлек әйләнәсенә эшли торган “молокомат” барлыкка килгән.

Бәләбәйдә тәүлек әйләнәсенә эшли торган “молокомат” барлыкка килгән.
Бу фермер хуҗалыгы сөтен сата торган республикадагы беренче автомат-җайланма. Анда сөтнең литры 35 сум тора. Пластик шешәне үзең белән алып килергә дә, күрше киосктан сатып алырга да мөмкин. “Молокомат” эчендә 100 литрга исәпләнгән махсус картридж урнаштырыла. Аны көн саен алыштырып торалар. Система даими температураны 4 градуста саклый һәм сөт агызган саен автоматик рәвештә юыла.
Бәләбәй фермерлары киләсе елга аз дигәндә тагын бер шундый җайланма урнаштырырга ниятли.
Читайте нас: