Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 ноябрь 2019, 19:04

Сертификат ал да, сәяхәткә чык!

Башкортстанда яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга туристик юлламаның бер өлеше капланачак дип ишеттек. Шул дөресме?

Башкортстанда яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга туристик юлламаның бер өлеше капланачак дип ишеттек. Шул дөресме?


Әйе, 13 ноябрьдән республикада пенсионерларга һәм инвалидларга туристик юллама хакының бер өлешен субсидияләү өчен сертификатлар тапшыру башлана.

Башкортстанда эчке һәм читтән килгәннәрне кабул итү туризмын үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру ярдәмендә юлламаны өлешләтә субсидияләү өчен шартлар булдырылды.

Сертификатлар республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында, шулай ук “Гаилә” республика ресурс үзәгендә, пенсионерларның һәм инвалидларның теркәлгән урыны буенча “Гаилә” районара үзәкләрендә бирелә.

“Эксперт советы Башкортстанда һәм Русия Федерациясендә маршрутлар буенча пенсионерлар, инвалидлар өчен 131 социаль тур сайлап алды, - дип хәбәр иттеләр республика Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә. – Ел ахырына кадәр Башкортстанда 1530га якын кешене 12,8 миллион сумлык туристик юлламалар белән тәэмин итү күзаллана”.

Бу программаны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән тулырак итеп министрлык сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: