Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 ноябрь 2019, 19:25

Фитнеска йөрсәң, салым түләве бирәләр?

Ничек булып бетәр, Минфин ил Хөкүмәтенә яңа закон проекты әзерләп керткән, декабрьдә ул Думага барып җитәргә тиеш.

Ничек булып бетәр, Минфин ил Хөкүмәтенә яңа закон проекты әзерләп керткән, декабрьдә ул Думага барып җитәргә тиеш.
“Известия” гәзите, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Гутеневка сылтанып, 2020 елның җәенә фитнес хезмәтләргә киткән акчаларга салым түләве бирә башларга тиешләр дип язып чыкты. Ягъни, мәсәлән, фитнеска түләгән акчаларның бер өлешен кайтарып булачак дигән сүз. Документка ярашлы, салым вычеты алу өчен иң югары хак дип 120 мең сум билгеләнгән. Димәк, фитнеска йөргән салым түләүченең НДФЛдан 15,6 мең сумга кадәр акчасын кайтарып алу мөмкинлеге булачак дигән сүз.
Вычет алып булган фитнес хезмәтләрнең төрләрен, оешмаларның исемлекләрен соңрак билгеләргә тиешләр. Әлегә спорт чараларына йөрү (мәсәлән, футбол матчлары), спорт инвентарьлары сатып алуга вычет бирелүе билгеле.
Белгечләр фитнес хезмәтләргә салым вычеты бирелү кешеләр өчен дә, дәүләт өчен дә отышлы дип саный. Ул спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш алып барырга этәргеч бирәчәк. Әмма ләкин бер әднәкесе дә бар: халык өчен ташламалар барлыкка килгәч, спорт үзәкләре тиз генә хакларны күтәреп куярга мөмкиннәр.
Депутат үзе әлеге тәкъдимне Дума хуплар дип уйлый. Шулай да Гутенев үзләренең кул астында эшләүчеләрнең фитнес чыгымнарын өлешчә каплауны эш бирүчеләргә тәкъдим итү дөресрәк булыр иде дип саный. Ә бюджет акчаларын мохтаҗларга социаль ярдәм өчен тоту уңышлырак булыр иде ди.
Әйткәндәй, әлеге вакытта русиялеләрнең медицина хезмәтләре, дарулар, уку һәм страховка өчен түләгән акчаларының 13% кайтару хокукы бар.
Читайте нас: