Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь 2019, 12:59

Уфа егете миллион ярым акча откан!

Гомер буе лотерея сатып алып та, бер тапкыр бүләк отмаган кешеләр бар. Ә кемдер берне ала, берәгәйле ала...

Гомер буе лотерея сатып алып та, бер тапкыр бүләк отмаган кешеләр бар. Ә кемдер берне ала, берәгәйле ала...
Уфада яшәүче һәм слесарь булып эшләүче Сергей исемле егет әнә шундый бәхетлеләр исемлегенә эләккән: сайтта “Столото” билетын сатып алган һәм 1,5 миллион сум акча откан!
Дөрес, ул билет алган чакта саннарга карамаган һәм ниндидер аерым тактикалар кулланмаган. Ә шулай да бәхет аны үзе эзләп тапкан: бер мизгелдә миллионер булуы хакында телефонына килгән SMS хәбәр иткән.
Сергей откан акчасына, күптәнге хыялын тормышка ашырып, Мәскәүдә фатир сатып алырга җыена. Ул велоспорт һәм сәяхәтләр белән мавыга икән. Моннан 2 ел элек поход вакытында танышкан кызы белән хәзер алар бергә яшәргә план кора.
Читайте нас: