Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 октябрь 2019, 15:13

Уналты районда бассейн төзеләчәк

Башкортстан хөкүмәтендә яңа бассейннар һәм боз шугалаклары төзү буенча программа әзерләнә.

Башкортстан хөкүмәтендә яңа бассейннар һәм боз шугалаклары төзү буенча программа әзерләнә. Республика башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, 2024 елга кадәр республиканың 16 районында бассейн төзеләчәк.
—Экономияләү максатыннан стандарт проектлар файдаланылачак. Аларда бассейннан тыш, спорт залы, ә кайбер очракларда хәтта түбәле шугалаклар төзү күзаллана. Әле республикада 210 бассейн бар, әмма бу аз. Республика буенча эш сәфәрләрендә “миңа өйрәнергә урын булмаганлыктан кешеләр йөзә белми” дигән фикерне еш ишетергә туры килде. Гаҗәп бит, XXI гасырда без кешеләрне цивилизациянең шушы гадәти рәхәтлекләре белән тәэмин итә алмыйбыз,—ди Радий Хәбиров.
Республиканың кайсы районнары якын вакытларда бассейнлы булу бәхетенә ирешер икән? Бүген ул районнар исемлеге әзер дә инде. Архангель, Бакалы, Благовар, Белокатай, Дуван, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Кыйгы, Нуриман, Стәрлетамак, Уфа, Чакмагыш районнарында, шулай ук Межгорье, Бөре шәһәрләрендә һәм Уфаның Шакша бистәсендә төзү күзаллана. Төзеләчәк бассейннарның барысы да 25 метр озынлыгындагы 6—8 йөзү юллы булачак.Ә менә Мәсәгутьтә бассейн да, каток та төзү күзаллана. Бөре шәһәре белән Кушнаренкода да каток төзү мәсьәләсе тикшерелә. Әлбәттә, бу кадәр төзелеш зур акчалар таләп итә. Проектны тормышка ашыру 4,44 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Шуның 1,5 миллардын, төрле программаларда катнашып, федераль бюджеттан алып була. Бүгенге көндә бассейн байлык билгесе түгел, ә кирәкле, мөһим, теләгән һәр кеше аның мәнфәгатен күрерлек әйбер. Алга киткән илләрдә бассейннарга йөрү гадәти күренеш. Ә без бу турыда җитди сүз кузгата гына башладык әле. Мәгълүм булуынча, бассейннар Уфаның үзендә дә җитешми. Минемчә, миллионнан артык халкы булган башкаланың да яхшы бассейннарга зарурлыгы бар.
Читайте нас: