Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 октябрь 2019, 15:55

Ә алар быел транспорт салымын түләмәячәк!

2 декабрьдә Русиядә транспорт салымын түләү срогы чыга.

2 декабрьдә Русиядә транспорт салымын түләү срогы чыга. Быел бу җәһәттән Башкортстанда күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләрне беренче мәртәбә транспорт салымыннан азат итәләр. Закон двигатель куәте 150 ат көченә кадәр булган автомобильләргә кагыла.
- Үткән елның декабрендә депутатлар, Башкортстан Республикасының “Транспорт салымы турында”гы законына төзәтмәләр кертеп, күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалы гаиләләр өчен льготалар билгеләде, - дип сөйләде БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан соң барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла. Ел азагында үткән ел өчен милек салымнары түләнә. Димәк, быел гражданнарның льготалы категориясенә 2018 ел өчен транспорт салымын түләмәскә була.
Льгота бер генә транспорт чарасына кагыла. Константин Толкачев аңлатуынча, күп балалы гаиләләр двигатель куәте 125 ат көченә кадәр булган микроавтобус өчен салым түләмәскә мөмкин. Двигатель куәте буенча чикләү адреслы принцибын сакларга мөмкинлек бирәчәк. Льготаны, кем чыннан да аңа мохтаҗ, шулар алачак – болар керем дәрәҗәсе уртача һәм югары булмаган гаиләләр.
Республика парламенты спикеры әлеге льготадан файдалану өчен гариза язарга кирәклеген ассызыклады.
- Аннан файдалану өчен прописка буенча теркәлгән урында салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде ул. - Гариза язарга, башка документлар да кирәк булачак. Күп балалы гаиләләр өчен болар – гаилә составы турында белешмә, балаларның туу турындагы таныклыкларының күчермәләре. Инвалид бала тәрбияләүче гаилә өчен – баланың туу турындагы таныклыгының күчермәсе, инвалид булуны раслаучы белешмә, әти яки әнинең (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның, попечительнең) паспорт күчермәсе.
Читайте нас: