Кайберләре сатып ала да оныта, ә икенчеләре, тираж көне килеп җиткәнен минутлап көтеп ала. Күптән түгел, киң җәмәгатьчелек 18 миллион откан кешене эзләделәр. Чираттагысын, 18 октябрьдә эзли башладылар. Уфа шәһәрендә яшәүче берәү “Столото” уенына билет алып, 1 миллион 449 мең 836 сум акча ота. Әмма әлегә үзе турында хәбәр иткәне юк. Миллионнар да кирәкмәс кешеләр булыр икән.