Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь 2019, 22:21

Ашханәдә агуланганнар

Ашханәдә агуланып 7 кеше инфекция дәваханәсенә эләккән.

Ашханәдә агуланып 7 кеше инфекция дәваханәсенә эләккән.
Агуланучылар Уфаның архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык техникумы студентлары. Беренче курс студентлары, уку йорты ашханәсендәге сыйфатсыз ризык кулланудан соң дәваханәгә озатыла.
Сентябрь аенда Уфада шаурма ашаганнан соң 15 кеше агуланып, шушы ук дәваханәгә эләккән иде. Ул вакытта Җинаять кодексының “кулланучылар сәламәтлеген зыян китергән ризык саклау һәм җитештерү” мәддасе буенча җинаять эше ачылды. Студентлар агулануы буенча да тикшерү эшләре башланды.
Читайте нас: