Русиянең “Сколково” инновация үзәге үзенең проектларын тормышка ашыру өчен башкалабыздагы биналар белән кызыксына.
Бу турыда Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Олег Полстовалов хәбәр итте:
-Мондый билгеле һәм заманча фәнни үзәк өчен берничә бина тәкъдим итә алабыз. Бүгенгесе көндә “Китап” нәшрияты урнашкан Уфа полиграфкомбинаты бинасы шуларның берсе,-дип белдерде министр.