Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 октябрь 2019, 12:40

Беренче вертолет төште

Республика көне алдыннан Башкортстанда яңа вертолет мәйданчыгы ачылуы турында язган идек инде. 16 октябрьдә Республика перинаталь үзәге территориясенә беренче тапкыр “Русавиа” компаниясенә караган “Робинсон-4” вертолеты төште.

Вертолет бортында – пилот , Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең санитария авиациясе бүлеге мөдире Ф. Сакаев һәм пациент – Нуриман районыннан ашыгыч рәвештә Уфада дәвалауга мохтаҗ авыру иде.
“1979 елгы пациентка арка үзәгенең бил өлешендәге травмадан интегә. Әле чиренең кискенләшкән вакыты, - дип аңлатты авыруның хәлен санитария авиациясе бүлеге мөдире Феликс Сакаев. - 30 минутлык очышны авыру нормаль үткәрде. Дәваханәдә машинада алып килсәк, юлда сәгать ярым вакыт үтәр иде. Ә болай вакытны өч тапкырга кыскарттык”.
Читайте нас: