Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 октябрь 2019, 23:32

Хуҗасыз машиналарны үтильгә

Бу турыда Уфа хакимиятенең шәһәр мөхите төзелеше һәм парковкаларны тәртиптә тоту идарәсе директоры Олег Демченко аңлатма бирде.

Бу турыда Уфа хакимиятенең шәһәр мөхите төзелеше һәм парковкаларны тәртиптә тоту идарәсе директоры Олег Демченко аңлатма бирде.
“Махсус комиссия 2 октябрьдә шәһәр буйлап рейдлар үткәрде. Ике көн эчендә, күптән кулланылмаган 113 автомобиль теркәлде. Шуларның иллесенең хуҗалары табылды һәм машиналарын башка җиргә күчерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Моның өчен 15 көн вакыт каралган. Әгәр дә бу кисәтүгә колак салмасалар, автомобильне икенче тапкыр фотога төшереп махсус тукталышка алып китәчәкбез. Өч ай махсус тукталышта тотканнан соң, протокол судка җибәреләчәк һәм автомобиль үтильгә озатылачак”.
Менә шундый кырыс таләпләр, әмма башкача мөмкин түгел. Чөнки кайбер машиналар дистә еллар буена, соңгы детале таралганчы өй алларын ямьсезләп тора.
Читайте нас: