Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 октябрь 2019, 18:40

Бүген аналог телевидение сүндерелде

14 октябрьдән 20 федераль канал аналогтан цифрлы телевидениегә күчте.

14 октябрьдән 20 федераль канал аналогтан цифрлы телевидениегә күчте.


Әлегә кадәр IP-телевидение, спутник аша я кабельле телевидение караган булсагыз, бу үзгәрешләрне сизмәячәксез. Менә гади антенна ярдәмендә аналог телевидение караучылар өчен бүгеннән башлап бер атна дәвамында федераль каналлар урынына экранда цифралы ТВга күчүне өйрәтүче ролик күрсәтеләчәк.


Республика цифрлы телевидениегә күчәргә әзер. БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча быелгы елның гыйнвар азагыннан башлап аз керемле гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Бүгенге көнгә бу ярдәм белән файдаланган кешеләрнең саны 7 меңнән артык. Әйткәндәй, Башкортстан – цифрлы тапшырулар зонасыннан читтә булган аз керемле гражданнарга спутник җиһазларын урнаштыру һәм көйләүне тулысынча башкарган бердәнбер регион.


Олы яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга җиһазларны көйләргә ирекмәннәр ярдәм итә. Әлеге вакытта 30 меңнән артык “заявка” эшләнгән. Республика ирекмәннәр саны буенча да беренче урында: 3600.


Цифрлы ТВга күчү буенча бөтен мәгълүматны, җиһазларны көйләү буенча ярдәм кирәк булса, федераль кызу линиягә 8-800-220-20-02 номеры буенча шалтыратып белергә була. Федераль кызу линия белән беррәттән төбәк кызу линиясе дә эшли: 8-800-347-00-55.


Төбәк каналлары, шул исәптән БСТ да, аналог режимында калачак. Аны да карыйсыгыз килсә, универсаль антенна куегыз. Я дециметрлысын урнаштырганда метрлысын да калдырыгыз, бу очракта ике керемле (вход) приставка я “разветвитель” кирәк булачак.

Читайте нас: