Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 октябрь 2019, 22:31

Дүртөйлеләр бәйрәм чарасына Үзәк мәйдан җыелмаган

Башка еллардан аермалы буларак, быел дүртөйлеләр бәйрәм чарасын Үзәк мәйданда оештырмады.

Башка еллардан аермалы буларак, быел дүртөйлеләр бәйрәм чарасын Үзәк мәйданда оештырмады. Алар яңартылган паркка җыелды. Хәер, бәйрәм ярминкәсе мәйданнан ук башланып киткән иде. Шәхси хуҗалыклар, фермерлар үзләре үстергән яшелчәләрне сатуга алып килгән. Хаклары базардагыдан очсызрак. Шуңа шәһәр халкы кәбестәсен, бәрәңгесен, суганын капчыклап алды. Коеп яуган яңгыр гына бераз бәйрәмгә комачаулады, әлбәттә. Күпләр кирәк әйберләрен сатып алу белән өйләренә кайтырга ашыкты. Шулай да ярмикә уңды. Авыл халкы да канәгать, шәһәрнекеләр дә. Тырышып үстергәннең файдасын күрәсе килә шул. Бәйрәм тәмамлангач та, бер машинадан кәбестә сатып торалар иде әле. Атсуяр авылыннан Сөләймәнов Ханис, Гыйлемханова Резидә, Гыйманова Рәүзия булып чыкты алар. Ел да шулай саталар икән. Быел бераз сатылмый калган, әлбәттә. Яңгыр комачаулады диләр, тик шулай да канәгатьләр.

Читайте нас: