Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 октябрь 2019, 17:07

Авария нәтиҗәләре буенча эш дәвам итә

Барыбызга да инде мәгълүм, 9 октябрьдә Благовещен химия концернында бер резервуарда өлешчә дивар ишелеп төште.

Барыбызга да инде мәгълүм, 9 октябрьдә Благовещен химия концернында бер резервуарда өлешчә дивар ишелеп төште.


Нәтиҗәдә, тазартылырга тиеш пычрак су күләме якын-тирә мәйданга таралган. Бәхеткә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Кешеләр сәламәтлегенә зыян китерер сәбәпләр дә юк.
Шул ук көнне авария тудырган хәлләргә карата чаралар күрелә башлады. Анда 83 берәмлек техника, 167 кеше эшкә кереште. Уфадан 90 берәмлек өстәмә коммуналь техника килгән. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, ЧП булган урында ведомствоара комиссия ашыгыч киңәшмә уздырды. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Түгелгән пычрак суны ике чистарту резервуарына суырталар. Аларны һәм якын – тирәдәге суларны лабораториядә тикшерәләр.
Билгеле мәгълүматлар буенча, кешеләр яшәгән урыннарга органик пычрак сулар барып җитми, якын-тирәдә су саклагыч та юк.
Тәҗрибәдән чыгып шул билгеле, мондый сулар тиз тарала һәм суга эләксә аңа тиз кушыла. Килеп туган хәлдә республика халкы өчен куркыныч юк. Эчәр суның сыйфаты “Уфаводоканал” оешмасы тарафыннан сәгать саен тикшерелеп тора. Аналитик контроль Үзәге тарафыннан ул 105 күрсәткеч буенча тикшерелә.
Эшне Республика прокуратурасы контрольгә алган.


Читайте нас: