Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 октябрь 2019, 10:16

Сибайга “Сәлам”!

Республика көнендә Сибайда Башкортстанның яңа “Сәлам” телеканалы эшли башлаячак!

Республика көнендә Сибайда Башкортстанның яңа “Сәлам” телеканалы эшли башлаячак!


Шәһәрнең үзәк мәйданында 12.00дән 13.00 сәгатьтә “Сәлам” хезмәткәрләре катнашлыгында телеканалның презентациясе үтәчәк. Тантаналы чарада күренекле җырчылар – Башкортстанның атказанган артисты Сәгыйдулла Байегет һәм халыкара конкурслар лауреаты Зилия Бәхтиева чыгыш ясый. Бәйрәмдә күпсанлы бүләкләр уйнатылачак.


Шулай ук бу көнне “Русия тимер юллары” –“Уфа шәһәре медицинасы” дәваханәсе табибларына бушлай күренергә мөмкин булачак. Медицина фәннәре докторы, галим Индира Сахаутдинова җитәкчелегендә табиблар төркеме сезне көтә! Хирург, кардиолог, невролог һәм гинеколог язылу буенча кабул итә.

“Сәлам” телеканалы Башкортстан шәһәрләрендәге һәм районнарындагы муниципаль һәм җирле телестудияләрне саклап калу өчен ачыла. Яңа телеканал эфирында урындагы студияләргә 5 сәгать вакыт (шул исәптән 7.00дән 8.00гә, 13.00тән 14.00кә һәм 19.00дан 20.00 сәгатькә кадәр прайм-тайм) бирелә. “Сәлам” Башкортстанның эре кабель операторлары сетьләрендә һәм интернет сервисларында күрсәтәчәк.


“Сәлам” хезмәткәрләре барлык сибайлыларны да истәлекле вакыйгада көтеп кала!
Читайте нас: