Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 октябрь 2019, 10:20

Полиция ярдәмгә киләчәк

“Полиция турында” Федераль законга үзгәрешләр Дәүләт Думасына икенче укуга тәкъдим ителде.

“Полиция турында” Федераль законга үзгәрешләр Дәүләт Думасына икенче укуга тәкъдим ителде.

Дөньяда төрле хәлләр була. Кешеләр берәр якынының яки туганының, берничә сәгать буена элемтәгә чыкмавына борчыла башлый. Бигрәк тә, ул машинада олы юлга чыкса, алар барлык морглар һәм дәваханәләргә шалтырата башлыйлар. Законга өстәмәләр кертелә калса, полиция хезмәткәрләре авариягә яки берәр казага очраган кешенең туганнарына хәбәр итүне үз өстенә алырга тиеш булачак. Урамда аңын югалтып егылган яки кыйналган кешеләрнең туганнарына да 3 сәгать эчендә хәбәр килергә тиеш. Мондый очракта, медицина оешмасы полициягә хәбәр итә, полиция үз чиратында, кешенең нинди дәваханәдә, нинди халәттә икәнлеген һәм нинди ярдәм кирәклеген хәбәр итәчәк.
Читайте нас: