Тик без капчыкта озак ятмый, бер төртеп чыга. Балтач район Советы депутаты үз вазифасыннан иркен файдаланып, “сары майда гына йөзеп” яшәргә теләгән. Тик “не тут - то было”, кырын эшенең эзенә төшкәннәр.

Бу чиновникның чыгымнарының кеременә караганда күбрәк булуы Башкортстан прокуратурасы органнарының игътибарын җәлеп иткән.
Депутат кадәр депутат булгач, бераз үзен страховкалап та куйган булган. Тикшерү башлангач, туганнары белән заемнар буенча төзелгән килешүләргә сылтанырга уйлый.
Тик прокуратурада да беркатлылар утырмый. «Тикшерүләр власть вәкиленең туганнарында да бу кадәр финанс мөмкинлекләр булмавын ачыклады”, – диләр БР прокуратурасында.
Уеннан - уймак чыккан! Нәтиҗәдә, чи чиновник (мондый карак вә угры власть вәкилләре турында сөйләгәндә тел дә көрмәкләнеп китә) үз теләге белән вәкаләтләрен тапшырган. Прокуратура алда саналган мөлкәтне Русия Федерациясе файдасына юнәлтү турында искны судка юллаган.
Суд бу объектларга арест салган.
Кызык, бу гыйбрәтле хәл шундый ук кәкре куллы чи чиновникларга сабак булырмы икән?