Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 октябрь 2019, 15:12

Путин туган көнен ничек үткәрә?

Бүген РФ Президенты Владимир Путинның туган көне – ил башлыгы 67 яшен билгели.

Бүген РФ Президенты Владимир Путинның туган көне – ил башлыгы 67 яшен билгели.


Туган көне алдыннан Владимир Владимирович РФ Оборона министры Сергей Шойгу белән Себер тайгасында йөргән, дип хәбәр итә “РИА-Новости” агентлыгы.


Путинның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков та дәүләт җитәкчесенең көзге табигатькә сокланып йөрүен раслады. Путин Енисей янындагы тауларда йөргән һәм туган көнен дә ул шунда гына билгеләргә җыена. Матбугат чараларындагы сюжетларга карасак, Путин анда гөмбә җыйган, истәлеккә бер нарат күркәсе алган.
Читайте нас: