Борай районы үзәгендәге ярминкәгә дә халык күпләп килгән иде. Авыл апалары яңа суелган тавык- үрдәк итләре белән сату итте. Теләгән кеше мөселманча суелган сыер ите алды. Бал сатучылар да шактый күренде. Әлбәттә, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган кебек яшелчәләр дә күпләп китерелгән иде. Районның һәвәскәр артистлары матур җыр-биюләр күрсәткәндә, һәркем иркенләп җаны теләгән ризык сайлап алды.