Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 октябрь 2019, 11:07

Игътибарлы һәм сак булыйк

Уфа автомобиль күперләрендә тизлек чикләве кертелде.

Уфа автомобиль күперләрендә тизлек чикләве кертелде.


Елдагыча, көннәр суытып, күпер өсләрендә боз катламы барлыкка килә башлаганчы эшләнә бу чикләү. Тәҗрибәле водительләр беләдер, елгалардан күтәрелгән дым күперләрдә боз катламы хасил итә. Кинәт тормозга баскан очракта, кышкы резиналар да коткарып кала алмый. Тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан арттырмау катгый таләп булып тора. Һәлакәткә очрыйсыгыз һәм дә штраф түлисегез килмәсә, кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Хәерле юллар!
Читайте нас: