Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 сентябрь 2019, 21:45

Башкалада ярминкәләр гөрли (видео)

Уфабызда да ял көннәрендә ярминкәләр гөрләде. Рабкоров урамында ярминкә бара. Видеосын сайттан карагыз.

Сентябрь-октябрь - ярминкәләр ае. Уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор.
Рабкоров урамында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, яшелчә, җиләк-җимеш, балның да ниндие кирәк: карабодайныкы, чәчәкнеке, юкә балы...
Шәһәр халкы мондый ярминкәләрне көтеп ала, чөнки авылда үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, кибет белән чагыштырганда очсызрак та.
#ләйсәнкаспранова
Читайте нас: