Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 сентябрь 2019, 16:19

Камералар йөзне таный башлаячак

Уфа шәһәре урамнарына 951 видеокүзәтү камерасы урнаштырырга ниятлиләр.

Уфа шәһәре урамнарына 951 видеокүзәтү камерасы урнаштырырга ниятлиләр. Камераларның кайберләре кешеләрнең йөзләрен таный торган, дип хәбәр итә “Коммерсант-Уфа” дәүләт закупкалары сайтына сылтанып. Бу контракт 134 млн. сумга төшәчәк.


Килешү шартларына ярашлы, махсус аппаратура Уфа шәһәренең тарихи үзәгендә – Ленин белән Революцион урамнары киселешенә, шулай ук Инорс бистәсенә куелачак. Камерадагы мәгълүматлар республика үзәгендә җыелып барачак. Кайбер тукталышларда “хәвеф төймәләре” дә булачак дип вәгъдә итәләр.
Читайте нас: