Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 сентябрь 2019, 14:32

Республика урманнарында 11 гөмбәче югалган

21 сентябрь көнне Салават районы Идрис авылы янындагы урман массивына гөмбәгә дип чыгып киткән 11 кеше, шул исәптә бер бала, югалган.

Яңгырлы көннәр башлану белән урманга гөмбә җыярга юлланучылар күбәйде. Хәтта чит төбәкләрдән кайтып гөмбә җыялар. 21 сентябрь көнне Салават районы Идрис авылы янындагы урман массивына гөмбәгә дип чыгып киткән 11 кеше, шул исәптә бер бала, югалган. Алар Тюмень һәм Екатеринбургтан килгән булган.

Югалучыларны эзләргә республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары чыккан. Бәхеткә каршы, гөмбәчеләр исән-имин табылган.

Шул ук көнне Иглин районының Балтика авылы урманында 1959 елгы бер гөмбәче югалган. Аны да тапканнар.

Менә шулай, көзге урман сые белән сыйланырга теләп, урманда адашмас, күңелсез хәлләргә тарымас өчен коткаручылар берничә киңәш бирә:

• Һава торышы белән алдан танышыгыз һәм сезонга карап киенегез. Гөмбәгә барачагыгыз турында дусларыгызга, якыннарыгызга һәм күршеләрегезгә әйтеп китегез.

• Гөмбәгә барасы урыныгызны картадан карап, алдан өйрәнегез. Үзегез белән зарядкасы тулы кәрәзле телефон алыгыз.

• Шулай ук үзегез белән компас, пычак, фонарь, шырпы, кәтилүк, ашарга ризыклар, су, яңгырдан саклану өчен пленка алырга онытмагыз.

• Таныш булмаган урында төпкә кермәгез, юлда төрле билгеләр – ориентирлар калдырыгыз. Кире әйләнеп кайту уңайлырак булыр.

• Әгәр хроник чирле кеше булсагыз, хәлегез кискенләшеп китмәсен дисәгез, урманга даруларсыз чыгып китмәгез.
Читайте нас: