Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең ипотека буенча 450 меңгә кадәр бурычын сызып ташлыйлар. Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы карар 25 сентябрьдән эшли башлый. Һәм анда 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр катнаша ала. Программаның операторы: ДОМ. РФ.