Әлеге заманча мәктәп Мәскәү шәһәрендә “Сбербанк” тарафыннан 2018 елда ачылды. Бу Русия һәм Франция оештырган уку йорты. Анда IT технологияләр белән эшли белүче дөньякүләм программистлар эзерләнә. Укырга керергә теләк белдерүчеләр 2 декабрьгә кадәр гариза язарга тиеш. Уку йортына 18 яшьтән өлкән егет һәм кызлар алына. Франция һәм Русиянең эре компанияләре белгечләре гамәли дәресләр үткәрәчәк. Шунысы мөһим: уку бушлай, укырга керү өчен бердәм дәүләт имтиханнары таләп ителми, уку – укытучыларсыз. 7 һәм 14 белем баскычыннан соң зур компанияләрдә стажировка үтү тәкъдим ителә. Казанда читтән килүчеләргә тулай торак биреләчәк. Алдагы уку йорты дипломы һәм компьютерда программалар эшли белү таләп булып тормый.