Монда, ачык бассейнда, дельфиннар йөзгәнен күрергә булачак. Бер залында ботаник бакча һәм дистәләгән аквариум урнашачак. Аерым залда крокодиллар, ташбакалар, питон һәм анаконда еланнары урын алачак. Проект буенча, компания 700 миллилон сум акча бүләчәк. Бу объектка Сипайлово бистәсенең Кашкадан паркында урын бүленәчәк.