Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 сентябрь 2019, 00:11

Туктаусыз үзгәргән закон

Юл йөрү кагыйдәләрендә әледән-әле үзгәрешләр кертелә.

Юл йөрү кагыйдәләрендә әледән-әле үзгәрешләр кертелә.
Берсе белән танышып өлгермисең, икенчесе дөнья күрә. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге “Федераль законына үзгәрешләр кертү максатында яңа проект әзерләнгән. Закон проектының күп өлеше чит илләр тәҗрибәсеннән алынган. Төзәтмәләрнең бер өлеше мотоциклчы таныклыгы алырга теләүчеләргә кагыла. Таныклык ике төрле булачак.
Җиңел мотоцикллар өчен А1 һәм М категориясе - 16 яшьтән, ә куәтле һәм авыр мотоцикллар йөртү өчен А категорияле таныклык 20 яшьтән биреләчәк. Йөк машиналары һәм автобус йөртүче таныклыгын алуда да үзгәрешләр көтелә. Машина йөртү стажы булмаган кешеләргә С категорияле таныклык 18 яшьтән түгел, бары 21 яшьтән генә бирелә.
Автобус йөртергә рөхсәт бирүче D категорияле таныклык автобусның зурлыгына карап, 18-24 яшь аралыгында гына биреләчәк. С категорияле таныклыкны бер ел дәвамында җиңел машина йөртү тәҗрибәсе булган кешеләр генә ала алачак.
Читайте нас: