Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 сентябрь 2019, 13:44

Сайлау участогында телефон чыбыгын кискәннәр

Уфада сайлау участогындагы телефонның кабелен кискәннәр.

Башкалада сайлау участогындагы телефонның кабелен кискәннәр.
Уфаның Гражданнарын яклау идарәсе хезмәткәрләре “Башинформсвязь” компаниясе белгечләре белән бергә Ленин районындагы сайлау участогында килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
“Участок сайлау комиссиясе әгъзалары иртән 6.05 сәгатьтә эшкә килгәч телефон кабеле киселгәнлеген күрә”, – диләр идарәдә.
Участок сайлау комиссиясе әгъзалары тиз арада элемтәне тергезә ала. Чөнки алар моңа кадәр коткаручылар һәм телефон белгечләре белән, мондый хәл була калса дип, өйрәнүләр үткән була.
Сайлау участогы үз эшен тиешле вакытта башлый.
Әле вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Гаепле кешеләр эзләнә.
Читайте нас: