Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 сентябрь 2019, 21:16

Кушнаренкода реконструкциядән соң парк ачылды

Паркны реконструкцияләү җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәсендә “Шәһәр мохите” республика проекты һәм “Заманча шәһәр мохите булдыру” муниципаль программага ярашлы башкарылды.

Бүген, 7 сентябрьдә, Кушнаренко авылында Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркы ачылуга багышланган тантаналы чаралар үтте. Реконструкциядән соң паркны күрергә дип йөзләгән кешеләр килде.


Паркны реконструкцияләү җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәсендә “Шәһәр мохите” республика проекты һәм “Заманча шәһәр мохите булдыру” муниципаль программага ярашлы башкарылды. Төзекләндерү чаралары 2018 елның 1 сентябрендә үк тәмамланган иде. Анда карт агачларны төпләү, вертикаль планировка, сукмаклар һәм мәйданчыкларга асфальт түшәү эшләре төгәлләнгән иде. Быелның 1 сентябренә тротуар плиткасы җәю, коймаларны алмаштыру, яңа капкалар урнаштыру тәмамланды. Паркта хәвефсез резина түшәлгән, махсус коймачыклы балалар мәйданчыгы корылган, эскәмияләр, чүп савытлары куелган һәм фонтан ремонтланган.


- Безнең паркның яңа тормышы башлана гына әле, - ди Кушнаренко районы башлыгы Руслан Гыйззәтуллин. – 7-12 яшьтәге балалар өчен спорт мәйданчыгы, паркур зонасы һәм тагы да башка объектлар төзү планнары бар. Шуңа бу паркка барлык тырышлыгыбызны, көчебезне салуны дәвам итәчәкбез.
Читайте нас: