Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 сентябрь 2019, 12:01

Ниһаять, очраштылар, сөйләштеләр

Республика тарихында мондый хәлнең моңа кадәр булганы юк иде.

Башкортстан Башлыгы вазифасына дәгъва итүче кандидатлар кичә, ягъни 5 сентябрьдә барысы бергә туры эфирда очрашты. Республика тарихында мондый хәлнең моңа кадәр булганы юк иде.
“Антидебаты” сәяси тапшыруда катнашучылар Башкортстан белән ничек идарә итәргә кирәклеге турында үз фикерләрен җиткерде. Бер-берсенә сорауларын бирде.
Тапшыру барышында республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров кандидатларның берсен – Зөлфия Гайсинаны Кеше хокуклары буенча совет составына керергә чакырды. “Республикада начар юллар, сәламәтлек саклау, начар парк һәм подъездлар, түбән хезмәт хакы, ягъни кеше хокуклары турында борчылучы кешеләр бар. Мин Кеше хокуклары буенча совет булдыру турындагы Указга кул куйдым. Һәм Зөлфияне аның составына чакырам. Ул 30 кешедән торачак. Бар җитәкчеләр дә, кәнәфиләреннән төшеп, зур түрә булудан туктарга тиеш. Мондый күренеш сизелә башлады”, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: