“АвтоВАЗ” компаниясе сигез ай эшчәнлеге белән таныштырды.
Автомобиль компаниясе гыйнвар-август айларында иң популяр машина булып “Лада Гранта” табылды, дип белдерә. Шушы вакыт аралыгында 85 мең 77 әлеге модель сатылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 42,4 процентка күбрәк икән. Икенче урында - “Лада Веста” моделе. Аны 74 мең кеше үз иткән. Өченче урында - “Лада Ларгус”. Бу модель 27 мең үз хуҗасын тапкан.
Компания сигез ай эчендә барлыгы 233 мең төрле модель автомобиль сатуга ирешкән. Узган ел чоры белән чагыштырганда бу 4,6 процентка күбрәк дигән сүз.