Nokia 3310 телефоны кулланылышка кертелүгә 19 ел тулган икән. Халык арасында “утта янмый, суда батмый” дигән даны чыккан телефонны кабат безнең тормышка кертмәкчеләр.
Бу хакта HMD Global директоры Джухо Сарвикас хәбәр иткән.
Атналар буена бер зарядкада эшли алган телефон белән чынлап та заманча телефоннар мәшәкате юк иде. Шуны истә тотып, компания яңа буын акыл җимешен тәкъдим итмәкче, ахры.
5 сентябрьдә IFA күргәзмәләрендә Nokia үзенең яшь буыны белән таныштырачак. Сайлап алу мөмкинлеге арта, димәк.
Шулай шул, элек әйберләр чыдам һәм бик тансык иде.