Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 сентябрь 2019, 19:53

Армиядән кайтып китәргә ярый, ди

Хәзер солдатлар алдан өенә кайтып, яисә отсрочкадан баш тартып армиягә хезмәткә китә ала.

Русиядә армиягә хәрби хезмәткә чакыру кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер солдатлар алдан өенә кайтып, яисә отсрочкадан баш тартып армиягә хезмәткә китә ала.
Армиягә барасың килә икән, призыв комиссиясенә гариза язарга кирәк. Бу барсына да кагылмый, әлбәттә. Хәрби хезмәттә һәлак булганнарның уллары, бертуган энеләренә шундый мөмкинлек бирелә. Шулай ук, галим дәрәҗәсе булган, көндезге бүлектә укып йөргән бакалавриат, специалитет, магистратура студентларына кагыла. 1 сентябрьгә кадәр хезмәткә алынган солдатның гаиләсендә икенче баласы туса, ул өенә алдан кайтып китә ала.
Русиядә соңгы елларда армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр саны 20 тапкырга кимегән.
Читайте нас: