Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 август 2019, 13:42

Синең өчен шатбыз, Алия!

Якташыбыз, стюардесса Алия Слакаеваны бүләк көтә!

Мәскәү янында кукуруз басуына оста утыртылган пассажирлар самолетының стюардессасы Белорет кызы Алия Слакаеваны кече ватанында да зурларга уйлаганнар.
БР Корылтай –Дәүләт Җыелышы Рәисе К.Толкачав Алияне бүләкләү өчен Уфага чакырткан. Бу хакта спикер Facebookта үзенең битендә яза.
«Сентябрьдә «Республика даны өчен» фестивале кысаларында Алиягә лаеклы бүләген тапшырырбыз, дип уйлыйм», – дип яза Константин Толкачев.
Хәтерегездәдер, 15 августта «Уральские авиалинии» компаниясенең Airbus А321 очкычы басуга төшеп утырырга мәҗбүр булды. Андагы 234 кеше исән калды. В.Путин указы белән командирына һәм икенче пилотка Русия Герое исеме бирелде, ә экипажның калган әгъзалары Батырлык орденына лаек булды.
Шулай, батырлар безнең арада һәм батырлыкка урын бар!
Читайте нас: