Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 август 2019, 20:44

Бал алырга яки авыз итәргә килегез!

24 һәм 25 август көннәрендә башкалада традициягә әверелгән бал ярминкәләре узачак.

24 һәм 25 август көннәрендә башкалада традициягә әверелгән бал ярминкәләре узачак.
Бу хакта БР авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Уфаның дүрт районы мәйданында бал ярминкәләре үтәчәк икән.
24 август көнне “Бал ярминкәсе” Ленин районының Әхмәтов урамында “Волна” скверы каршындагы мәйданда узачак.
Октябрь районында Спорт сарае алдындагы мәйданда да бал күп булачак.
Орджоникидзе районында яшәүчеләргә шул исемдәге мәйданга килеп балланып китәргә мөмкин булачак.
Совет районында Иван Якутов паркында ике көн дәвамында бал ярминкәсе кайнап торачак.
Бал бик шифалы азык. Кышкылыкка аны җитәрлек итеп әзерләп куегыз.
Читайте нас: