Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 август 2019, 02:58

Пилотларга Герой исеме бирелде

РФ Президенты Владимир Путин 200 кешенең гомерен саклап калган пилотларга Русия Герое исеме бирү турында хәбәр итте.

РФ Президенты Владимир Путин 200 кешенең гомерен саклап калган пилотларга Русия Герое исеме бирү турында хәбәр итте.
Хәтерегездә булса, “Урал авиалинияләре” авиалайнеры Мәскәү-Симферополь рейсына очкан вакытта двигательгә кош эләгеп, ашыгыч рәвештә кукуруз басуына аварияле туктарга мәҗбүр булган иде. Белгечләр пилотлар Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзинның осталыгы аркасында гына кешеләрнең гомере сакланып калды, дип белдерде.
Экипаж командиры Дамир Йосыпов үзе исә бу адымын батырлык дип санамый. Ил башлыгы “Урал авиалинияләре”нең очучылар составы әзерлеген канәгатьләнерлек, дип бәя бирде. Пилотларга – Русия Герое исеме, экипажның башка әгъзаларына Батырлык ордены тапшырылачак.
Читайте нас: