Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 август 2019, 00:02

Очучыларны бүләкләр көтә!

Бүген иртән "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең Аэробус-321 очкычы ашыгыч рәвештә Мәскәү янында кукуруз басуына төште.

Ул Мәскәү –Симферополь маршруты буенча очкан. Очкычта 234 кеше, шул исәптән җиде экипаж әгъзасы булган.
Катлаулы шартларда кешеләр гомерен саклап, очкычны җиргә утырткан очучыларга югары дәүләт бүләкләре биреләчәк, диделәр Кремльдә.
РФ Президентының матбугат секретаре Д. Песков мондый бүләкләр Дәүләт җитәкчесе указы буенча бирелә дип ачыклап үтте.
“Геройлар бүләкләүгә тәкъдим ителгәч тә, тиешле формальлекләр тиз арада үтәлер һәм алар бүләкләнер, монда бер шик тә юк. Кремльдә очучыларны геройлар дип саныйлар”,– диде ул.
«Әйдәгез бер-беребезне котлап, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телик һәм кешеләр гомерен саклап калып, самолетны җиргә утырткан очучыларны тәбриклик”, – диде В.Песков.
Журналистлар аэропорт артында санкцияләнмәгән чүплек булуы һәм анда күпләп кошлар килүе, нәкъ шуларның бәлагә китерүе мөмкинлеге турында да сораштырдылар.
РФ Президентының матбугат сәркәтибе тикшерү узгач барысы да ачыкланыр, дип белдерде. Самолет та, андагы кара әрҗәләр дә исән булуы сәбәпле, тикшерү эшләре озакка сузылмас, диде ул.
Читайте нас: