Башкортстан балы Русиянең иң тәмле балы рейтингында беренче урынны алып тора.
Бу хакта Tvil.ru ял сервисы хезмәткәрләре хәбәр итә.
Сораштырулар үткәргәннән соң, респондентларның 28,71 % башкорт балы өчен тавыш биргән. Кырым балы рейтингта икенче урында килә – аның өчен 19,8% тавыш җыелган. Илнең иң тәмле балы исемлегендә өченче урынны Алтай балы яулаган – 14, 84%.
“Башкортстан балы” бренды федераль таможня реестрында интеллектуаль милек объекты итеп теркәлгән. Шул рәвешле Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия гыйлми-тикшеренү үзәге 2016 елда ялган продукциягә каршы көрәш башлады.
Башкортстан балы Кытайга, Финляндиягә, халыкара космик станциясенә озатыла.