Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 август 2019, 18:56

Җәйге ял вакытында да эшлиләр

Русиялеләрнең 30 проценты отпуск алып, чит илгә китсә дә, диңгез буена барса да, эштәге бурычларын үтәргә мәҗбүр.

Русиялеләрнең 30 проценты отпуск алып, чит илгә китсә дә, диңгез буена барса да, эштәге бурычларын үтәргә мәҗбүр. Ozon.travel сервисы сораштырулары шуны күрсәткән.
Русиялеләр отпускларында эшләүләренә бер дә шат түгел. Әмма мәҗбүри рәвештә бәйләнештә калырга: телефоннан шалтыратуларга, электрон почтага җавап бирергә тиешләр. Сорашуда катнашкан 2500 кешенең өчтән бер өлеше генә моны үз теләге белән башкара.
10% респондентлар хезмәттәшләре белән аеруча кирәк очракта гына бәйләнешкә чыга. 19% русияле телефоннарын сүндереп, социаль челтәрләргә кермичә ял итә.
Эштән тулысынча ял итәр өчен төрле хәйләгә баручылар да шактый. Отпуск гаризасына имза куелмаган очракта респондентларның 7%ы “больничный” кәгазе сатып ала. Җитәкчеләренә үч итеп “больничный” сатып алучылар икеләтә күбрәк – 14 %.
Читайте нас: